Сәламәтлегеңне саклап, үз-үзеңә ярдәм итәрсең (18+)

14 октябрьдә 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә дәваланучылар өчен «Сәламәтлегеңне саклап, үз-үзеңә ярдәм итәрсең» дигән сәламәтлек сәгате үткәрде.

час здоровья
IMG_20211014_112832
IMG_20211014_112321

Катнашучылар «сәламәт яшәү рәвеше» төшенчәсен нәрсәләр тәшкил итүе турында белде: бу – зарарлы гадәтләрдән баш тарту, кешенең әхлакый, рухи һәм физик көчен үстерү; шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү. Чара барышында шәхси гигиена турында табышмакларны чиштеләр, чисталык турында мәкальләрне искә төшерделәр һәм китаплар белән таныштылар, «Сәламәтлеккә юл» уенында катнаштылар. Чара азагында спорт-бию флешмобы узды. 
Барлык катнашучылар күтәренке кәеф һәм уңай тәэсирләр алды әлеге чарадан. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: